Бүген Актаныш районында Өлкәннәр көненә багышланган зур чара – Бәйрәм ярминкәсе уза. Бәйрәм чарасы иң элек көзге уңышлар тәкъдим ителгән сату мәйданында башланды.
Район хәрби комиссариаты янындагы мәйданда район хуҗалыклары бөртекле культуралар – бодай, арпа, борчак һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итә.
Ярминкәгә районның төрле авылларыннан өлкәннәр дә килгән. Бурсык авылында яшәүче Рәсимә апа Кашапова ире белән бергә малларга азык алырга исәплиләр. Алар хуҗалыктагы кәҗәләренә һәм башка малларына 3 центнер арпа сатып алган.
Рәсимә апа әйтүенчә, мондый ярминкәләр авыл халкы өчен бик уңайлы. Биредә кирәкле продукцияне сайлап, турыдан-туры хуҗалыклардан сатып алырга мөмкин.
Бәйрәм ярминкәсендә сәүдә генә түгел, өлкәннәр өчен күңелле очрашулар, аралашу да әле ул. Бүгенге көн Актаныш өлкәннәренә күтәренке кәеф һәм җылы хисләр бүләк итә.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев бер төркем җитәкчеләребез белән ярминкә барышы белән танышты, хуҗалыкларга актив катнашулары, авыл халкын продукция белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Нет комментариев