Бүген Актанышта Өлкәннәр көненә багышланган Бәйрәм ярминкәсе уза. Район үзәгендәге мәйданда авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итә.
Ярминкәдә өлкәннәр өчен төрле товарлар ташламалы бәядән сатыла. Халык та ярминкәгә актив килгән, сәүдә кызу бара.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, яраткан артистларыбыз матур җырлары, патриотик шигырьләре белән бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен тагы да күтәрде, өлкәннәрне котлады.
Ярминкәдә товарлар ташламалы бәядән тәкъдим ителә
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен белдерде.
Бүген Өлкәннәр көненә багышланган бик матур ярминкә уза. Бирегә авыл җирлекләре, мәктәпләр, балалар бакчалары, хуҗалыклар һәм эшмәкәрләребез җыелган. Алар өлкәннәребезгә үз товарларын ташламалы бәядән тәкъдим итә.
Халык бик күп килгән, сәүдә дә кызу бара. Бу матур чараны оештыруда катнашкан һәркемгә бик зур рәхмәтемне белдерәм, – диде Илфак Бариев.
Оештыручыларга рәхмәт сүзләре
Ул аеруча мәктәпләр һәм балалар бакчаларының бәйрәмгә иҗади әзерләнеп килүен билгеләп үтте.
– Мәктәпләребез, балалар бакчалары иҗади яктан бик җаваплы әзерләнеп килгәннәр. Аларга да аерым зур рәхмәт! Бүген өлкәннәребезнең кирәкле товарларны сатып алу өчен барлык мөмкинлекләре дә бар, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе.
Илфак Шамил улы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәевка, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Линана Сираевага, район башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдиновка, авыл җирлекләре башлыкларына, мәктәп директорларына һәм балалар бакчалары мөдирләренә аерым рәхмәтен җиткерде.
Илфак Бариев билгеләп үткәнчә, ярминкәнең матур һәм оешкан төстә узуында һәркемнең хезмәте бар. Авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре, хуҗалыклар һәм эшмәкәрләрнең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсендә өлкәннәр өчен бәйрәм мохиты тудырылган.
Илфак Бариев өлкәннәрне бәйрәм белән җылы котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде.
– Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, иминлек, озын гомер һәм күңел тынычлыгы телибез! – диде ул.
Нет комментариев