Миләүшә Аграпова балигъ булмаганнар белән эшләү буенча иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе исеменә лаек булды.
Менделеевск шәһәрендә «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнар белән эшләү буенча иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» бәйгесенең зона этабы узды. Анда Актанышның беренче мәктәбе вәкиле Миләүшә Радис кызы Аграпова катнашты.
Бәйгенең әлеге этабында барлыгы 14 кеше үзара көч сынашты. Миләүшә Аграпова уңышлы чыгыш ясап, җиңү яулады.
Миләүшә Радис кызын әлеге казанышы белән котлыйбыз! Алга таба да хезмәтендә уңышлар, яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев