Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районын кош гриппыннан саклыйк!

«Актаныш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ җитәкчесе Фиргать Абдрахманов «Актаныш-информ»га килеп районыбыз хуҗалыкларын кош гриппыннан саклау буенча киңәшләрен җиткерде.

Фиргать Әсхәтович, кош гриппы проблемасы безнең район өчен ни дәрәҗәдә актуаль?

 Вәзгыять әлеге вакытта киеренке. Кош гриппы- бик куркыныч йогышлы авыру, ул эре хуҗалыкларга да, шәхси хуҗалыкларга да җитди зыян китерергә мөмкин. Кош гриппы вирусы сулыш һәм ашкайнату системасына зарар китерә, ә үлем очраклары 100 процентка җитә.

 Кош асраучыларны нинди симптомнар сагайтырга тиеш?

Кош гриппына хас билгеләр:

  • кошларның тамагы кибә, алар азыктан баш тарта; 
  • йомырка салуны тулысынча туктата;
  • нерв системасына зыян килүне күрсәтүче башлары белән түгәрәк хәрәкәтләр ясыйлар, муеннарын кәкрәйтәләр;
  • кикрикләре, алкалары шешә һәм зәңгәрләнә;
  • яшькелт-көрән тизәкле диарея башлана. Бу симптомнар барлыкка килгәндә авыру кошны кичекмәстән изоляцияләргә һәм ашыгыч рәвештә ветеринарларга хәбәр итәргә кирәк.

 Профилактиканың нинди чаралары аеруча нәтиҗәле?

Төп чаралар:

Барлык терлекләрне мәҗбүри вакцинацияләү;

Кошларны ябык биналарда тоту;

Яңа алып кайткан кошлар карантины кимендә 10 көн;

Терлек азыгы һәм су сыйфатына катгый контроль кирәк.

 

Вирус кеше өчен куркынычмы?

Әйе, билгеле бер шартларда йогышлану ихтималы бар. Шуңа да кош-кортны махсус киемнәр киеп карагыз. Гигиена таләпләрен саклагыз. Кош белән контактка кергәннән соң теләсә нинди шикле симптомнар булганда ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез.

 Авыру булудан шикләнгәндә кая барырга?

Кайнар линия телефоны буенча 8 (843) 221-77-47 номерына шалтыратыгыз. Безнең белгечләр барлык сигналларга оператив җавап бирә. Исегездә тотыгыз, вакытында эш итү сезнең кошларның баш санын саклап калырга һәм вирус таралуны булдырмаска ярдәм итә. 

Уяу булыйк - бергәләп тырышканда, районны кош гриппы эпидемиясеннән саклый алачакбыз!

Актаныш районы ветеринария берләшмәсе күпләп кош-корт асрау һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән очрашты аңлату эшләре алып барды, профилактикалау дәвам итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев