«Сезгә кирәк, тотыгыз да куегыз»- Бу фикер дөрес түгел!
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов Аккүз авыл җирлегенең хисап җыенында ветеринария өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырды.
Актаныш районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов авыл җыеннарында актив катнаша. Бу юлы Фиргать Әсхәт улы Аккүз авыл җирлегенең хисап җыенында бүгенге көндә иң актуаль мәсьәлә- этләрне чиплаштыруның мөһимлеген аңлатты.
2024 елда Актаныш районында терлекләр арасында инфекцияле авырулар булдырмадык. Йорт саен йөреп 4-5 төрле прививка ясадык, 3-4 төрле тикшеренүләр үткәрдек. Лейкоз, бруцелез, туберкулез авыруларын булдырмау өчен көрәштек. Бу эшләр 2025 елда да дәвам итә.
Россиядә «Идентификация» турында закон кабул ителде, шуның нигезендә без сыерларга, атларга, сарыкларга чиплар куйдык. Хәзер чират этләргә, песиләргә килеп җитте. Бу эшне прививка ясау белән бергә алып барырга планлаштырдык. 100-ләп этне чиплаштырдык.
Әлеге хезмәт түләүле. Бер этне чиплаштыру, аның һәм хуҗасының мәгълүматларын программага кертү 220 сум. Чипларны район ветеринария хезмәтенә кайтарттык, эзләп йөрисе түгел.
Төрле фикерләр бар- «Сезгә кирәк, сез тотыгыз да куегыз, диләр». Бу фикер дөрес түгел. Этнең хуҗасы аның өчен җавап бирергә тиеш. Закон нигезендә эткә чип куела, бу аның паспорты булып тора, прививкалары турында да мәгълүмат кертелә. Чипны дөньяның кайсы гына почмагына барсагыз да укып булачак. Әйтик, самолетка этегез белән утырдыгыз, ди. Аэропортта ук чип аша этнең сезнекеме, түгелме икәнен ачыклыйлар. Электрон рәвештәге паспортны кәгазь вариантта да эшләргә мөмкин.
Баш ветеринария табибы чит төбәкләрдән терлек сатып алмаска кушты. Очсызлыгына кызыгып маллар алып кайту бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Чөнки Башкортостан, Оренбург якларында төрле авырулар чәчәк ата. Әгәр терлекләрдә инфекцияле авыру табылса, бу хуҗалыкның икътисади ягына нык кына сугачак. Ит-сөт продукциясен сатарга рөхсәт бирелми, саткан очракта да ул очсыз бәядән китәчәк. Хезмәткә таләпләр тагы да катгыйлана. Авырган маллар үлгән очракта, ветеринария белгечләренә мөрәҗәгать итү сорала, чирле терлек үләксәсен махсус оешма гына зарарсызландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев