Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышка Саха (Якутия) Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрлыгы вәкилләре килде

Бүген Актаныш районына Саха (Якутия) Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова җитәкчелегендәге Саха (Якутия) Республикасы делегациясе эш визиты белән килде.

 Саха (Якутия) Республикасы делегациясенең эш визиты Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклары белән танышу, иң яхшы үрнәкләрне өлге итеп үз территорияләрендә куллану алымнарын үзләштерү. 

Актаныш районының авыл хуҗалыгы юнзлешендәге уңышлы хезмәт нәтиҗәләре бу уңайдан ерак төбәкләрдән килгән кунакларга республикабыз җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителде. 

 Саха (Якутия) Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова җитәкчелегендәге делегацияне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова каршылады. 

Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагы белән танышу «Актаныш» агрофирмасында дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев