КЫР КӨНЕ-2023: Актанышлылар Бөтенроссия кыр көнендә тәҗрибә туплый
5-7 июль көннәрендә «Бөтенроссия кыр көне - 2023» агросәнәгать форум-күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм башка җитәкчеләр катнашында уза.
Әлеге зур форумда район башлыгы Ленар Зарипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев аграр тармакның иң яңа инновацион казанышлары белән таныша, тәҗрибә туплый. Күргәзмә белән Актанышның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, агроном, инженерлар, зоотехниклар һәм башка белгечләр дә таныша. Алар авыл хуҗалыгы культуралары, техника, җиһазлар, нәселле терлекләр экспозицияләрен карый.
Форум кысаларында "Авыл хуҗалыгында заманча технологияләр, агросәнәгать комплексы проблемалары һәм аларны хәл итү юллары" темасына киңәшмә үткәрелә. Дмитрий Патрушев быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында сөйләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев