4 ноябрь көнне 18:00 сәгатьтә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган зур хәйрия концерты узачак.
Актанышыбызның моңлы сандугачлары үзләренең иң матур, йөрәкләргә үтеп керерлек җырларын башкарачак. Шулай ук концертның махсус кунаклары — Илсур һәм Гөлназ Шарипҗановлар һәм Гүзәл Рахимуллина киләчәк!
-
Керү ирекле.
-
Концерт барышында Махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучы батыр егетләребезгә ярдәм җыю өчен махсус хәйрия тартмасы куелачак.
Бердәм булып, игелекле гамәлләрдә катнашып, ватандашларыбызга үз ярдәмебезне күрсәтик! Сезне көтеп калабыз!
Нет комментариев