Бүген зур һәм матур бәйрәм — Карт авылында яшәүче хөрмәтле ветеран Кифая Бакир кызы Нәгыймова үзенең 99 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала!
Бу искиткеч мөһим көндә юбилярны район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова һәм Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина шәхсән барып котладылар. Алар Кифая әбигә Россия Президентының һәм район башлыгының котлауларын җиткереп, район җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен юлладылар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Очрашу бик җылы һәм дулкынландыргыч атмосферада узды. Күпне күргән, тормыш сынауларын лаеклы үткән Кифая әби кунакларга яраткан җырларын башкарды, үзенең олы тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, иң эчкерсез теләкләрен, акыллы киңәшләрен җиткерде. Әбинең күңел җылысы, шатлыгы һәм җырлап җибәрүе кунакларга онытылмаслык хисләр бүләк итте.
Раниза Митьяновна юбилярның моңлы җырлаган минутларын һәм чын күңелдән әйткән теләкләрен видеога да төшереп алган — бу кадерле кадрлар hәрберебез өчен олы бер хәзинә.
Күпне күргән, тормышның әрем кебек ачысын да, балдай татлысын да татыган, сынауларны уңышлы узган Кифая әби — бүгенге буын өчен олы үрнәк, төпле киңәшче. Озак еллар хезмәттә үткән гомере, сабырлыгы һәм кешелеклелеге белән ул олы хөрмәткә лаек.
Хөрмәтле Кифая әби! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылысын тоеп, балаларның, оныкларның игелеген күреп, озын-озак гомер кичерүегезне телибез. Юбилеегыз мөбарәк булсын!
Нет комментариев