Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авыл халкының эшлеклелеген арттыруда Актаныш районы фермеры үрнәккә куелды

Республикада авыл халкының эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча Менделеевск районында уздырылган зона киңәшмәсендә районыбыз башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә бер төркем район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары лидерлары катнашты.


                Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләрен 15нче ел рәттән уздырыла. Дәүләт Советы депутатлары республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә фермерлар белән очрашалар һәм килеп туган проблемаларны тикшерәләр, аннары аларны дәүләт ярдәме программалары аша хәл итәләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инициативалы авыл кешеләрен бирелгән мөмкинлекләрдән активрак файдаланырга чакырды. "Татарстанда дәүләт ярдәменең тулы бер системасы эшләнде, федераль һәм республика программаларында язылган ярдәм чараларыннан максималь файдаланырга өйрәнергә кирәк", дип мөрәҗәгать итте Фәрит Хәйрулла улы киңәшмәдә катнашучыларга. 

Киңәшмәдә ашлык сату, сөткә бәя төшү кебек проблемалар да тикшерелде. Татарстан җитәкчелеге ашлыкны экспортлау , элеваторлар, йөк төяү станцияләрен төзү һәм модернизацияләү проектлары, логистиканы оештыру турында уйлана. Җитештерелгән продукцияне эшкәртүне арттырганда, өстәмә кыйммәтен  республикада калдырганда файдасы булачак. Моны фермерлар кооперацияләрен оештырып хәл итәргә барлык мөмкинлек тә тудырылган. Чөнки кооперацияләргә дәүләт ярдәме каралган.  Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы кооперациясе секторы дәүләт ярдәме хисабына  иң интенсив үсеш күрсәтә, дип билгеләп үтте.   Кооперациягә кергән фермерлар саны 12 мең кешедән артып киткән, акчалата керем бер ярым тапкырга артып, 12,5 млрд.сумга җиткән. 
Халыкка кече ферма төзү программасы аеруча якын, аның файдасын күрүчеләр кабат программага эләгергә тырыша.   2023 елда сайлап алуның беренче этабында республикадагы 73 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 35,7 млн. сум акча бирелгән. Хәзерге вакытта республикада сөт юнәлешендәге 17 кооператив эшли, алар көн саен 736 тонна сөт сатып ала, шул исәптән халыктан – 145 тонна.

Бүген иң авырткан җир- авыл халкының терлек асраудан китә баруы. Марат Җәббаров авыл эшкуарлыгын үстерүдә проблемалы мәсьәләләрнең берсе дип быелның беренче кварталында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда  сыерларның баш саны кимүен атады. "Кимү терлекләрнең баш саны кимү белән дә, аерым авыл җирлекләренең терлекләрнең электрон хуҗалык китапларын тутыруны тәэмин итмәве белән дә бәйле, – диде министр. – Терлекләрнең баш санын киметү өчен бернинди аклаулар да юк, без барыбыз да республиканың азык-төлек иминлеген һәм авыл халкының мәшгульлеген тәэмин итү өчен эшлибез».

Киңәшмә-семинарның икенче өлеше Актаныш районы өчен дә истәлекле булды.  «Иң яхшы крестьян- фермер хуҗалыгы җитәкчесе», «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» һәм «Эшмәкәрлекне үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге җитәкчесе» республика конкурсларында җиңүчеләр белән беррәттән Уразай авылында кошчылык белән күптәннән шөгыльләнүче Фәнил Шаязданов  хөрмәтләнде. Фәнил абый "Иң яхшы крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы" номинациясендә җиңгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев