Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Башак» хуҗалыгы баш инженеры: Язгы чәчү компаниясен проблемаларсыз башкарып чыгарбыз

«Башак» хуҗалыгының машина-техника паркы да күзләрне иркәли.

Һәркайда тәртип, техникалар, агрегатлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларны кабул итүенә комиссия әгъзаларын рәт-рәт тезелеп, көлеп каршы алдылар. 

Язгы кыр эшләрендә катнашачак 28 тракторның барысы да комиссия тарафыннан кабул ителгән.

- Запас частьлар вакытында кайтып җитте, техникалар төзек, техосмотрларны әйбәт кенә үттек. Механизаторларыбыз да тулы комплектта. Язгы чәчү компаниясен проблемаларсыз башкарып чыгарбыз,- ди баш инженер  Рамил Гарипов.

Бөртеклеләрне ике комплекслы һәм "Быстрица" чәчү агрегатлары белән чәчәкләр. Ә кукурузаны җир куенына иңдерергә узган ел алып кайткан "Хорч" комплексы белән керәчәкләр.

Техника ремонтына акча жәлләмәгәннәр, чәчү комплексы ремонты гына да 800 мең сумга баскан.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев