«Чәчер», «Чишмә», «Башак» хуҗалыклары, «Актаныш» агрофирмасы язгы кыр эшләренә әзерлекле техника белән керәчәк
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең өйдәп баручы белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия Актаныш районы хуҗалыкларының язгы техника әзерлеген бәяләде.
Быелгы Актаныш районы кырларында тиздән башланып китчәчәк язгы чәчү эшләрендә 355 трактор, 70 кә якын тырма агрегаты, 27 чәчү комплексы, 75 культиватор, 15 данә 6-7 метрлы чәчкечләр һәм 30 гади чәчкеч агрегатлар катнашачак.
1-12 апрельдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы комиссиясе районнардагы авыл хуҗалыгы техникаларының язгы чәчүгә әзерлеген кабул итү оештыра. Беренче атнада көньяк районнар- Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Бөгелмә , Ютазы, Баулы, Нурлат Яңа Чишмә районнарында караулар уза.
Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең өйдәп баручы белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия Актаныш районы хуҗалыкларының язгы техника әзерлеген бәяләде.
- Актаныш районы хуҗалыклары язгы техника карауга яхшы әзерләнгәннәр. Механизаторлар җитәрлек, техникаларда табылган вак-төяк кимчелекләр язгы чәчүгә керешкәнче бетереп куелачак,- диде Инсаф Шәрәфиев кабул итүне йомгаклап.
Быелгы язгы чәчүне республика буенча 9 меңнән артык трактор, 5 мең җир эшкәртү агрегаты, 785 берәмлек чәчү комплексы белән башкарып чыгарга җыеналар. Аларның 98 проценты язгы чәчүгә тулысынча әзер. Техникаларны язгы чәчүгә техниканы әзерләү өчен республика буенча 2 миллиард 800 миллион сум акча тотылган. Ел саен республикада 12 миллиард сумга төрле авыл хуҗалыгы техникалары яңартыла. Узган ел 558 яңа трактор, 180 нән артык урып-җыю комбайны һәм 2 меңнән артык берәмлек башка техникалар сатып алынган. Энерго тәэмин ителеш буенча техникалар ел саен 2 ат көченә артып бара. Ул 100 гектар чәчү мәйданына исәпләнгән.
Кабул итү барышында хезмәт куркынычсызлыгы үтәлеше дә күздән кичерелде.
- Техникалар басудан басуга күчкәндә юл йөрү кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Механизаторларның трактор белән олы юллар аша икенче басуга чыкканда башка йөрүчеләрнең дә иминлеген кайгыртуы кирәк. Шулай ук техникаларны алдан, арттан озата бару мөһим. Ут приборлары- мигалка, габарит утлары күчкәндә төзек хәлдә булырга тиеш. Басудан басуга күчү төнлә түгел, ә көндезге вакытта башкарылса тагы да яхшы,- диде Инсаф Фәрит улы.
Медицина аптечкалары белән беррәттән энергия куәтлелек дәрәҗәсе зур булган тракторларда, ким дигәндә, өч янгын сүндергеч булырга тиешлеген дә искәртте белгеч. Чөнки төрле ситуация килеп чыгарга, электрон идарә итү системасына "гөлт" итеп ут кабарга мөмкин. Шулай ук техникаларда май агу, дизель ягулыгы тамып тору очраклары булдырмаска кушылды.
Кыр эшләре тәмамлану белән язгы чәчүдә катнашачак техникаларга ремонт эшләре башланып китте.
Механизаторлар өчен укытулар үткәрелде.
Бүгенге техник карауга кадәр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, техник күзәтчелек идарәсе, "Россия авыл хуҗалыгы үзәге" җитәкчеләре хуҗалыкларның техникаларын җентекләп күздән кичереп чыккан иде инде.
Кат-кат барлау, тикшерүләрдән соң комиссия "Чәчер", "Чишмә", "Башак" хуҗалыклары, "Актаныш" агрофирмасының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларына яхшы бәя бирде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рушан Мөхәмәдиев "Наратлы", "Эконом" хуҗалыкларында әле җитешсезлекләр булуын, санаулы көннәрдә кимчелекләрне төзәтү кирәклеген әйтте. Башка елларда проблемалы булган механизаторлар белән комплектлаштыруда да быел өзелекләр сизелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев