Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Чишмә» хуҗалыгында язгы чәчүдә катнашачак техника ремонтына 7 миллион сум акча тотылган

«Чишмә» хуҗалыгы баш инженеры Илдар Нәбиев хуҗалык кырларына быелгы язда «Массей фергюсон» белән «Дмс» , «Быстрица», «СЗП» чәчкечләре, культиваторлар, катоклар чыгачагын әйтте.

Язгы чәчүдә катнашачак тракторларны ремонтлауга 4, агрегатларны төзекләндерүгә "Чишмә" хуҗалыгында 3 миллион сум акча тотканнар. Ел саен хуҗалыкның машина -трактор паркы яңа тракторлар белән баетылып килде. Узган ел сатып алынган "Йота", "Амкодор" тракторлары механизаторларның өметләрен аклаган. 

- Техникаларга 26 март көнне район комиссиясе карау оештырды. Механизаторларның барысы да медицина тикшерүе узды. Аларның барысы да урта яшьтән өлкәнрәкләр, кайберләре ике техниканы иярли. Механизаторлар тәҗрибәле, хезмәт кагыйдәләрен төгәл үтиләр, техникага бик сак карашта. Язгы чәчүне тиз арада, күмәк көч белән матур итеп башкарып чыгарбыз,- диде бүгенге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиленең техника кабул итүендә баш инженер Илдар Нәбиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев