Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Игенчеләребезгә зур уңышлар телибез!

Хәерле шимбә көннәре булсын, дуслар! 🚜Басу-кырларыбыз бүген иртәдән үк комбайннар- кыр кораблары шавына күмелде. Игенчеләребезгә зур хезмәт куеп үстерелгән бодайларны исән-сау, бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алырга язсын!

 

🌾Басулар алтын игенле,
Басулар искитмәле!
Ил табынын бизи бүген
Татарстан икмәге. 

🌾Тик игенче игеннәрен
Җиңел генә икмәде.
Шуңа күрә кадерле ул
Татарстан икмәге. 

🌾Икмәк өчен көрәш бара,
Көрәш әле бетмәде.
Туган илгә куәт өсти
Татарстан икмәге. 

🌾Игенченең бер көне дә
Бер дә юкка үтмәде.
Ул бит безнең иң көчле җыр 
Татарстан икмәге. 
Ул бит безнең иң көчле җыр,
Иң көчле җыр бит ул безнең 
Татарстан икмәге!✊

Роберт Миңнуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев