Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ленар Зарипов: “Авыр шартларда да, табигать сынауларына бирешми җир эшенә якын килеп, лаеклы уңыш җыеп алган игенчеләребезгә зур рәхмәт”

Актанышта быел 101 мең тоннадан артык уңыш җыеп алуга ирештеләр

Республикада урып-җыю ахырына якынлашты дисәк дә арттыру булмас.
Уңышка кереп китәр алдыннан гына озакка сузылган яңгырлар бераз өметне өзде. 16,8 мең га бөртекле культураларны азык максатларына күчерергә туры килде. Уңайсыз һава шартлары аркасында уңыш югалтулары 10% тәшкил итте.
Әмма ничек кенә авыр булмасын, игенчеләребез булганны түкми- чәчми җыеп алып амбарларга озатты. Бүгенге көндә республикада 3 млн.662 мең тонна икмәк җыеп алынган. Актанышта исә, быел 101 мең тоннадан артык уңыш җыеп алуга ирештеләр.
Район башлыгы Ленар Зарипов: “Авыр шартларда да, табигать сынауларына бирешми җир эшенә якын килеп, лаеклы уңыш җыеп алган игенчеләребезгә зур рәхмәт” дип ихлас теләкләрен җиткерде.
Үзе дә, буш вакыт булган саен игенчеләребез янына ашыкты ул. Күрешеп, хәл белешеп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев