Актаныш

Актаныш районы

18+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Районыбыз җитәкчелеге һәм аграр тармак вәкилләре Бөтенроссия Кыр көнендә катнаша

Бүген Казанда «Бөтенроссия Кыр көне-2023» уза.

Илебезнең агросәнәгать комплексы юнәлешендәге иң зур чара кысаларында Россиякүләм җир сөрү буенча 10нчы юбилей чемпионаты, авыл хуҗалыгы тармагындагы мөһим мәсьәләләр турында хәлиткеч сөйләшүләр үткәрелә. "Кыр көне-2023" кысаларында үсемлекчелек, терлекчелек, кошчылык, агротехника, авыл хуҗалыгын санлаштыру, һөнәрчелек һәм башка юнәлешләрне колачлаган зур күргәзмә эшли.  

«Кыр көне-2023» тантаналы төстә 13 сәгать 15 минутта «Казан-Экспо» Халыкара күргәзмәләр залында ачылачак. Анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның чыгыш ясавы көтелә.

Реклама
https://

Бө мөһим чарада район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә Актаныш районының аграр тармак башлыклары һәм белгечләре дә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама
Токен:

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://