Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Республикакүләм техникалар кабул итү чарасында «Чишмә» агрофирмасы механизаторлары премия белән бүләкләнде

«Чишмә» агрофирмасында да быелгы язга зур өметләр баглыйлар.

Чәчү агрегатлары, зур җитештерүчән җир эшкәртү техникалары, тырмалау, дым каплату агрегатлары- барысы да төзек хәлдә басуларның кардан арчылуын көтә. Тиздән яңа катоклар кайтып җитәчәк.  

Хуҗалыкның төп акча кереме- терлекчелектән. Шуңа күрә терлек азыгына тәгаенләнгән культураларны күбрәк чәчәчәкбез. Арпа, кукуруза мәйданнарын арттырдык,- ди агрофирма директоры Энгель Фәттахов.

Энгель Нәвапович Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының язгы кыр эшләрендә катнашачак техникаларны кабул итүенә техникаларын яхшы әзерләгән механизаторларга акчалата премияләр тапшырды. Механизаторларның барысы да медицина тикшерүе узып, сәламәтлекләре буенча хуҗалык эшләрендә хезмәт куярга сәләтле дип табылган.

Агрофирма хезмәтчәннәрен махсус киемнәр белән дә тәэмин иткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев