Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Саха Республикасы «Актаныш» агрофирмасы белән терлек азыгы җитештерү турында килешү төзеде

Бүген Актаныш районында Саха (Якутия) Республикасының авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле җитәкчеләр эшлекле сәфәрдә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова рәислегендәге делегациядә «Туймаада», «Багарах» агрохолдингы җитәкче- белгечләре дә бар иде, алар «Актаныш» агрофирмасының терлекчелек тармагындагы алдынгы технологияләре белән танышты һәм киләчәктә терлек азыгы җитештерү турында килешү төзеде.

Бүген Актаныш районына Саха (Якутия) Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова җитәкчелегендәге Саха (Якутия) Республикасы делегациясе эш визиты белән килде.

Саха (Якутия) Республикасы делегациясенең эш визиты Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңалыклары белән танышу, иң яхшы үрнәкләрне өлге итеп үз территорияләрендә куллану алымнарын үзләштерү. 

Актаныш районының авыл хуҗалыгы юнзлешендәге уңышлы хезмәт нәтиҗәләре бу уңайдан ерак төбәкләрдән килгән кунакларга республикабыз җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителде. 

 Саха (Якутия) Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова җитәкчелегендәге делегацияне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова каршылады. 

           «Актаныш» агрофирмасы- Татарстанда гына түгел, Россиядә өлгеле 

«Актаныш» агрофирмасы алдынгы һәм заманча технологияләрне бик тиз үзләштерүе һәм гамәлгә кертүе белән билгеле. Саха Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләрен дә агрофирма нәкъ менә шул ягы белән җәлеп иткән. 

Агрофирмада кырыс һава торышы шартларына яраклаштырып 140 башка исәпләнгән роботлаштырылган ферма төзелде.

Бүген биредәге сөтлебикәләр савымчы кулы тимичә генә савыла, җиленнәре исә җылы су белән щетка ярдәмендә юып чистартыла. Кунаклар фермадагы малларның торышын күздән кичерде, роботлаштырылган саву залларын карады. Берочтан яңа төзелеп килүче нәкъ шундый ук тораклар белән танышты.

Салкын кышка исәпләнгән торакларны сафка бастырган төзү компаниясе Якутия җитәкчеләренә Татарстандагы «Актаныш» агрофирмасын барып күрергә тәкъдим итә. Агрофирма директоры Рамил Вәлиев бездә дә кышларның кайвакыт гадәттәгедән суык килүен, шуңа «Булгач, булсын инде!» дип, калын, җылы саклый торган панельләрдән ферма салырга исәпләвен әйтте. Торак ышанычны аклаган, бу хакта хуҗа кунакларга да сөйләде. 

Якутиядә кышларын -60 градус салкын, ә җәен +45 градуска кадәр җылы була икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова температураның шулкадәр кискен үзгәрүе авыл хуҗалыгы тармагы белән шөгыльләнергә авырлык туыдруын әйтте.

Актаныш районындагы күркәм үрнәк бу проблемаларны уңышлы чишәргә ярдәм итәчәк. Якутиядә иген игү дә катлаулы. Шуңа күрә «Актаныш» агрофирмасы белән килешү нигезендә терлек азыгы әзерләргә исәплиләр. Әзер азыкны тимер юл аша озату отышлы булачак. Әлегә идеяне тормышка ашыру юллары эзләнә.

Иртәгә Саха Республикасы вәкилләре Чебоксарга юл тотачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев