Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Урып-җыю көндәлеге

Урып-җыюны район буенча тулаем тәмамларга санаулы көннәр калып килә. 14 август көненә уңышын җыеп аласы 44895 гектар мәйданның 38951 гектарында эш тәмам, башкарылган эш 87 процент тәшкил итә. Җәмгысы 124 мең тоннадан артык тулаем җыем амбарларга озатылган. Шуның 46 мең тоннасын язгы бодай, 50 мең тоннага якынын арпа, 9 мең...

Урып-җыюны район буенча тулаем тәмамларга санаулы көннәр калып килә. 14 август көненә уңышын җыеп аласы 44895 гектар мәйданның 38951 гектарында эш тәмам, башкарылган эш 87 процент тәшкил итә. Җәмгысы 124 мең тоннадан артык тулаем җыем амбарларга озатылган. Шуның 46 мең тоннасын язгы бодай, 50 мең тоннага якынын арпа, 9 мең тоннадан артыгын борчак һәм башка бөртеклеләр тәшкил итә.
Хуҗалыкларга күз салганда, "Актаныш" агрофирмасы, "Янаул", Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда, һөнәр лицее кырларында, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 август көненә алынган оператив мәгълүматларга караганда эш тәмам. Шулай ук, газета дөнья күргән көннәрдә "Наратлы", "Чиялек", "Тамыр", "Нур", "Нигез" ҖЧҖләрендә, "Әнәк "агрофирмасында да урып-җыюны җиңеп чыктылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев