Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Актаныш районы Әнәк авылындагы Шәрип Шәймиев музеена рәхим итегез!

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары экскурсияләргә йөрергә иң кулай чор.

Бүген Чуракай мәктәбе укучылары районыбызның Әнәк авылына бардылар.

Татарстанның Беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиев туган авылда бик бай мәгълүмат тупланган Шәрип Шәймиев музей- йорты эшли.

Укучылар әлеге музейдагы кыйммәтле экспонатлар, 1960-1970 нче еллардагы татар кешесенең тормыш-көнкүрешен чагылдырган интерьер белән таныштылар. "Бабайда кунакта" паркына эккурсия ясадылар.

Хөрмәтле райондашлар, Актанышыбыз кунаклары! 

Сез дә районыбызның иң матур авылы  Әнәккә барып кайтыгыз, буш вакытыгызны күңелле һәм файдалы үткәрергә монда мөмкинлекләр бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев