Актаныш районында иң шәп Сабантуй Актанышбаш, Иске Богады һәм Чалманарат җирлекләрендә узган
Актаныш районында иң шәп Сабантуй Актанышбаш, Иске Богады һәм Чалманарат җирлекләрендә узган. Бу хакта «Актаныш-информ»ның телеграм-каналындагы сораштыру нәтиҗәләре сөйли.
"Актаныш-информ"ның телеграм-каналында 26 авыл җирлеге арасында иң яхшы Сабантуй-2025 бәйрәмен ачыклау өчен сораштыру уздырдык. Сораштыруда катнашучыларның һәммәсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
1 нче зонада 103 тавыш җыеп Актанышбаш авл җирлеге җиңде.
2 нче зонада абсолют лидер булып 123 тавыш белән Иске Богады авыл җирлеге танылды.
3 нче зонада 69 тавыш белән Чалманарат җирлеге беренче урынга чыкты.
Җиңүчеләребез Актанышбаш, Иске Богады һәм Чалманарат җирлеге җитәкчелеген чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә халкыбыз йолаларын, греф-гадәтләрен саклап, авылдашларыбызга рухи көч бирүче чаралар оештыруыгызны көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев