Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Яңа Байсарда Авыл көне

19 нчы август көнне Яңа Байсарда шаулап- гөрләп Авыл көне узды.

Ерактан кайткан авылдашлар үзләренең истәлек хәтирәләрен яңарып, җыр- моңнары белән уртаклаштылар. Һәйкәл янына җыелып, сугышта ятып калган авылдашларын искә алып, чәчәкләр салдылар. Клуб каршында куелган авыл тарихы стендлары, шәҗәрәләр, кул эшләре күргәзмәләре белэн таныштылар.

Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр,котлау, бүләкләр, авылдашларның күңел түреннән чыккан хатирәләр белән үрелеп барды.

Авыл көнен оештыруга ярдәм иткән Яңа Байсар авылында туып- үскән авылдашлар- Татарстан Язучылар союзы әгъзасы, журналист Әхмирова Рәшидә Гомәр кызына, ПМК-6 җитәкчесе, ТР Атказанган төзүчесе Гәрәев Данис Фәнис улына, "Наратлы" хуҗалыгы җитәкчесе Мосабиров Алмас Фирдәвис улына, Россияның спорт мастеры Хашимов Рәдис Мөбарәк улына һәм "Ташкын" хуҗалыгы җитәкчесе Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улына, барлык авылдашларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бәйрәм авылдашлар, кайткан кунаклар тарафыннан әзерләнгән сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган чәй табыны янында күңелле сөйләшүләр, дәртле җырлар белән дәвам итте. Бердәм булыйк, бергә булыйк!

Фәнзилә Хәйриева, Иске Байсар мәдәният йорты директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев