Яңа Кормаш өлкәннәре җәйне җырлап озатты (фото һәм видео)
Яңа Кормаш авылы халкы җырга-моңга әвәс, киң күңеллеләр. Бигрәк тә өлкәннәр биредә актив.
Әле генә бергәләп җәй уртасында җыелышкан иделәр. Көзгә аяк басканда да "Бер очрашу- бер гомер!" дип кабат табигать кочагына чыктылар.
Үз күңелләрен үзләре күтәреп, бер-берсен рухландырып табын янында сыйланып гапь корды абый-апалар. Гармунчылары да уен коралын үзе белән алган иде, яшьлек чорларында сәхнәләрдә яңгыраткан көйләрне сыздырып җибәрүгә һәммәсе дә таныш җырга кушылдылар.
Хак динебез- ислам дине кагыйдәләре буенча яшәүче ак әби-ак бабайларыбыз изге дога сүзләренә изге теләкләрен кушып ил-көнгә тынычлык сорадылар.
Бәйрәмгә Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллинаның килүен олы яшьтәгеләр үзләренә олы хөрмәт итеп кабул кылды.
Яңа Кормаш өлкәннәре менә шулай узган җәйге матур көннәргә рәхмәтле булып яңа уңыш елын каршы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодцы Сез Флус абый,Флусэ апа.Рэхмэт Сезгэ авылыгыз олкэннэрен,туган-тумачаны,дус ишлэрне оештырып кунелле яллар иткэнегезгэ.
0
0