Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Карт авылы кешеләре тарихи мирасны кадерли белә

Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Татар Суыксуы авыл җирлегенә караган Карт авылында узган Авыл көне нәкъ тә әлеге ел кысаларында оештырылды.

Карт авылының тарихын, миллли йолаларын, гореф-гадәтләрен кабат хәтерләрдә яңартып яшь буынга тапшыру бәйрәм-очрашуның төп максаты иде. Авылда яшәүчеләр үзләре дә, чит төбәкләргә таралган якташлар да бу чарага актив әзерләнделәр, шуңа да бик матур хисләр калдырды. 

40 елдан артык клуб мөдире булып эшләгән Альфира Фәтхетдинова үзе эшләгән вакытта авылның үткәне турында бик бай материал туплаган. Очрашуда кунакларны Карт авылының рухи мирасы, тарихы, кыйммәтле ядкарьләр белән таныштырды. Авылдашлар Картта туып-үскән, яшәгән күренекле кешеләрне, алар белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. Туган авыл турындагы җырлар, кемгәдер багышлап чыгарылган такмакларны да җырлап ял иттеләр.

Авыл көне саф һавада чәй табыны янында аралашу, күңел ачу белән тәмамланды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев