Көзге бәбкәләрнең хуҗасы кем икән?
Авыллар-байлыгыбыз

Көзге бәбкәләрнең хуҗасы кем икән?

Иртәнге якта ике бәбкә төшерелгән фотосурәт белән язма урнаштырган идек. Ул укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Районыбызда кош-корт асраучылар шактый күп: кемдер аны сату өчен үстерә, кемдер гаиләсе өчен үз хуҗалыгында кош-корт тота.

Көз көне дөньяга килгән бәбкәләрнең хуҗасы да табылды. Алар Тыңламас авылында яшәүче Ренара Хаҗиева хуҗалыгында үсә икән.

Ренара ханым кош-корт асрау белән күптәннән шөгыльләнә. Әлеге бәбкәләр исә индоутка дип аталган үрдәкнеке.

Көзге бәбкәләрнең хуҗасы кем икән?

35 көн көтеп, тугыз бәбкә алган

Ренара Хаҗиева сөйләвенчә, индоуткаларны ул быел беренче тапкыр май аенда үрчетә башлаган.

Көзге бәбкәләрнең хуҗасы кем икән?

Үрдәгем 20дән артык йомырка салган иде. 35 көн утыргач, тугыз бәбкә чыкты. Баштарак үзем карадым. Көннәр салкынайткач, өйгә алып кердем. Аннан инде әнкә үрдәк бәбкәләрен ияртеп йөреп, үзе үстерде. Хәзер исә икенче партия бәбкәләр чыкты, — дип сөйләде ул.

«Алар күп ашамый, тавышланып та йөрмиләр»

Ренара ханым индоуткаларны карауны артык авыр дип санамый.

Алар күп ашамый, тавышланып та йөрмиләр. Иремнең сеңелесендә күреп кызыктым да, үзем дә үстерә башладым, — ди ул.

Көзге бәбкәләрнең хуҗасы кем икән?Хуҗалыкта индоуткалардан тыш, ел саен бройлер чебиләре дә үстерелә. Кош-корт асрау гаилә өчен гадәти һәм яраткан шөгыльгә әверелгән.

Ренара Хаҗиеваның өч кызы бар. Ике кызы инде гаиләле, өченчесе укый. Ә көзге салкыннарда дөньяга килгән кечкенә бәбкәләр исә гаилә хуҗалыгына тагын бер үзенчәлек өстәгән.


Нет комментариев