Актанышның авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары бүләкләнде
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актанышның авыл хуҗалыгы тармагы алдынгылары бүләкләнде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күпьеллык намуслы хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Актаныш муниципаль районының ике вәкиле Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бүләкләнүчеләрне Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Гөлүс Баязитов һәм Марат Кәримов тәбрик итте.

Мактау грамотасына лаек булучылар:

  • Фәнил Вил улы Шаязданов – Актаныш муниципаль районы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы; Актаныш муниципаль районының ике вәкиле бүләкләнде

  • Равилә Дуглас кызы Спиридонова – Актаныш муниципаль районының  «Актаныш» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ашханә мөдире.

Тармак алдынгыларын ихлас күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм яңа казанышлар телибез!

 


Нет комментариев