Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиев 101 яшен каршылады
БЕЗНЕҢ ГЕРОЙЛАР

Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиев 101 яшен каршылады

Олы хөрмәткә лаек ветераныбыз Тәфкил Вәлиевне Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ветеранны олуг юбилее белән котладылар.

Бүген Актанышта үзенчәлекле бәйрәм — Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил Вәлиевкә 101 яшь тулды.

Туган көне уңаеннан Тәфкил абыйны хөрмәтләп, аңа изге теләкләрен җиткерергә район һәм республиканың җаваплы җитәкчеләре килде.

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Татарстан Республикасындагы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин ветеранны олуг юбилее белән котладылар. Кунаклар Тәфкил абыйга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләп, котлау хатларын тапшырдылар.

101 яшен каршылаган ветеранга хөрмәт һәм ихтирам сүзләре яңгырады. Аның тормыш юлы, ил тарихының авыр еллары белән бәйле хатирәләре бүгенге буын өчен дә кадерле.

Тәфкил абыйны туган көне белән без дә ихластан котлыйбыз! Аңа сәламәтлек, күңел көрлеге һәм якыннарының җылысын тоеп, имин тормышта яшәвен телибез.


Нет комментариев