Олыимән авылында гомер итүче кадерле райондашыбыз Гарипова Гөлминәч Гарифҗан кызына 90 яшь тулды.
Олуг юбилее уңаеннан Гөлминәч апаны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.
90 яшь — ул зур тормыш тәҗрибәсе, тырыш хезмәт һәм сабырлык белән үтелгән озын гомер юлы. Мондый күркәм юбилейлар — өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтү, аларның тормыш юлын һәм хезмәтен кадерләү өчен дә матур сәбәп.
Гөлминәч апаны гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек телибез. Алдагы елларда да якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, һәр туар таңны сөенечле хәбәрләр, матур мизгелләр белән каршы алып, бәхетле гомер кичерергә язсын!
Нет комментариев