Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Такталачыкта мәктәп яны зиратын чистарттылар

Ял көннәрендә Такталачык авылы халкы мәңгелек йортларыбыз-зиратларны чистарту өмәсенә чыкты.

Такталачык авылының мәктәп ягы зиратында чистарту, куркыныч тудырып торган агачларны кисү һәм куакларны төпләп түгү эшләре башкарылды.

 Шулай ук каберлекләр аралары чистартылды, агач курпылары чабылды.

- Бу эшләрне башкаруга ярдәмнәрен керткән абый-апаларыбызга, өмәне оештыруда башлап йөрүче- зиратыбызны тәртипләп карап торучыларыбыз Риф абый Мингазов, Фоат абый Нуриевларга, шәхси тракторы белән һәрдаим булышучы Надил Шәеховка, «Таң» хуҗалыгы механизаторы Эльвир Сәрвәретдиновка, зур агачларны аеруча осталык белән кисүче Хәлим Әкрамов, Рузалин Мингазов, Айзат Нуриевларга, саваплы һәм игелекле эштә үз көчләрен кертүчеләребезне аерып тормыйча, барлык авылдашларыбызга һәм ярдәмгә кайтучыларыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!-дип хәбәр юллады безгә Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев