Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бакча җиләгенең алдагы ел уңышын хәстәрлик

Бакча җиләген сентябрь буена әчетелгән сыер тизәге яисә чүп үләннәре төнәтмәсе белән ашларга мөмкин.

Сентябрь уртасыннан соң мочевина бирүне туктатырга кирәк. Август аенда утыртылган бакча җиләкләрен игътибар белән карагыз, тамыр алырга өлгергән нәни куакларның төпләрен йомшартыгыз.

Кайчак җиләкнең яфраклары яшел күренә, ә менә уртадагы «үзәге» күренми, аны туфрак күмгән була. Аларны өскә калкытып чыгарырга ашыгыгыз.

Җиләк бирә торган плантацияне дә игътибарлап карагыз, арада артык картайган төпләрне алып ташлап, алар урынына яңаларын утыртыгыз. Көз коры килсә, бакча җиләгенә даими су сибеп торыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев