Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Мартта нәрсә чәчәргә: бакчачылар өчен кулланма

Яз җитү белән бакчачылар өчен иң җаваплы чор — орлыклар чәчү сезоны башлана. Март ае — үсентеләр әзерләргә өчен иң кулай вакыт.

Бу чорда нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр утырту отышлы? Түбәндәге язмада файдалы киңәшләр һәм тулы исемлек.


 Мартта нинди яшелчәләр чәчәргә?

Март аенда үсенте өчен түбәндәге культураларны чәчү киңәш ителә:

  • порей суганы

  • борыч (теплица өчен)

  • баклажан

  • томат

Әлеге үсемлекләрне вакытында чәчсәгез, алар нык үсентеләр булып формалаша һәм мул уңыш бирә.


 Берьеллык чәчәкләр

Март — чәчәкләр чәчү өчен дә уңайлы вакыт. Берьеллыклардан түбәндәгеләрне чәчә аласыз:

  • агератум

  • алиссум

  • кашкарый

  • вербена

  • левкой

  • флокс

  • сальвия

  • лобелия

Март уртасында кашкарый һәм бәрхет гөлләрен чәчү аеруча отышлы. Орлыкларны 1,5 см тирәнлеккә чәчеп, туфракны дымландырыгыз, өстен тигезләгез һәм пленка белән каплап, җылы урынга куегыз.


Күпьеллык чәчәкләр

Күпьеллыклардан мартта чәчәргә мөмкин:

  • канәфер

  • рудбекия

  • шалфей

  • эхинацея

Бу үсемлекләр, гадәттә, икенче елда гына чәчәк ата.


Суганчалы үсемлекләрне тикшерү

Мартта гладиолус, суган, георгин бүлбеләрен карап чыгу мөһим:

  • зарарланган өлешләрен чистартыгыз

  • киселгән урыннарны зеленка белән эшкәртегез

  • сәламәтләрен яңадан саклауга куегыз

Кыяк чыгарган суганнарны ташламагыз — аларны тәрәзә төбенә утыртып, яшел кыяк үстерергә була. 1–2 атнадан сез инде витаминлы яшеллек куллана аласыз. Сарымсакны да шулай үстерергә була.


 Арыслан тамагы (львиный зев)

Бу чәчәк бакчаны бизәү өчен менә дигән вариант:

  • орлыклары вак, туфрак белән күмдерелми

  • 8–12 көндә шытып чыга

  • башта акрын үсә, сак кына сугару кирәк

Ике яфрак чыккач — аерым савытларга күчерәләр, бер атнадан соң ашлыйлар. Ачык грунтка июнь башында утырталар. Кыраулардан саклау мөһим.


Үлмәс гөл (гелихризум)

Гелихризум — кышкы букетлар өчен идеаль чәчәк:

  • артык дымны яратмый

  • орлыклары вак, тирән чәчелми

  • 2–3 яфрак чыккач күчерелә

Мартта чәчсәгез, июль башында ук чәчәк ата башлый.


 Флокс

Флокс — матурлыгы һәм хуш исе белән аерылып тора:

  • орлыклар туфрак өстенә генә салына

  • 7–14 көндә шытып чыга

  • 4 яфрак чыккач, башын чеметәләр

Май урталарында ук ачык грунтка утыртырга мөмкин.


Берьеллык георгин

Георгин тиз үсә, ләкин кыраулардан курка:

  • орлыклары эре, 0,5–1 см тирәнлеккә чәчелә

  • 5–6 көндә шытып чыга

  • 8 яфрак чыккач, очын чеметәләр

Ачык грунтка июнь башында гына утыртыла. Кояшлы, җилсез урынны ярата.


 Йомгак

Март — бакчачылар өчен иң мөһим айларның берсе. Вакытында чәчелгән орлыклар сәламәт үсентеләр бирә һәм җәй көне мул уңыш бирә һәм гөрләп чәчәк ата. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев