Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов Россия көне белән котлады
Хөрмәтле райондашлар!
Сезне төп дәүләт бәйрәме - Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!
12 июньдә без Россиянең күп гасырлык тарихын искә төшерәбез. Безнең ил авыр һәм героик үсеш һәм күтәрелеш юлын узды, үз яшәешендә күп кенә тетрәнүләр кичерде, әмма нык торды һәм үсеш алуын дәвам итә. Бу көн ата-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу, бүгенге һәм киләчәк турында уйлану өчен сәбәп.
Ә илнең бүгенгесе һәм киләчәге җирдә хезмәт куйган игенчеләребез, терлекчеләребез, илне көчле иткән авыл халкы кулында.
Бүген без барыбыз да үз илебез белән горурланабыз һәм аның чәчәк атуын телибез. Хәзерге Россия көчле һәм бәйсез дәүләт, үз милли мәнфәгатьләрен нык саклый. Безнең энергиябез, тырышлыгыбыз, иҗади һәм интеллектуаль потенциалыбыз туган җиребезнең алга таба үсешенә һәм чәчәк атуына хезмәт итсен.
Россия көне белән, кадерле актанышлылар! Сезгә сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм иминлек телим!
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев