Чөгәнә авылында Айназ Бакировның якты истәлеге мәңгеләштерелде
Батырлар даны мәңгелек

Чөгәнә авылында Айназ Бакировның якты истәлеге мәңгеләштерелде

Чөгәнә авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айназ Айдар улы Бакиров истәлегенә мемориаль такта ачу чарасы узды.

Авылдашлары хәтерендә

Тантанада махсус хәрби операция, Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләр ветераннары, авылдашлары, мәрхүмнең туганнары һәм якыннары катнашты. Мемориаль такта Айназ Бакировның туган йортына куелды.Авылдашлары хәтерендә

Чарада чыгыш ясаган Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасары Фәрит Заһертдинов Айназның гомерен Ватанны саклауга багышлавын билгеләп үтте. Ул мемориаль тактаның батыр якташ истәлеген мәңгеләштерүдәге әһәмиятен ассызыклады.

– Айназның тормыш иптәше, балалары, әнисе өчен бу көннең аеруча авыр булуын аңлыйбыз. Балалары үскәч, бу тактага карап, биредә әтиләре яшәгәнен искә төшерерләр, аның батырлыгы турында белеп торырлар. Авылдашлары да үткән саен Айназны искә алыр, – диде ул.Тормыш юлы

Тормыш юлы

Айназ Бакиров башлангыч белемне туган авылы Чөгәнә мәктәбендә ала. Аннан Актаныштагы 2нче урта мәктәптә укып, 11 сыйныфны тәмамлый. Актаныш технологик техникумында сварщик һәм бухгалтер курсларын үзләштерә.

Укуын тәмамлагач, Айназ армия сафларына алына. Ул Новосибирскида махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итә. Армиядән кайткач, гаилә кора һәм Чаллы шәһәрендә яши башлый.

25 октябрьдә Айназга хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә. 27 октябрьдә ул махсус хәрби операция зонасына китә.Әнисе йөрәгендәге хатирәләр

Әнисе йөрәгендәге хатирәләр

Айназның әнисе Фаузия Бакирова улының балачак һәм яшьлек елларын искә алды. Аның сүзләренчә, Айназ кечкенәдән хезмәт сөючән, максатчан булып үсә.

Айназның тормыш иптәше Нурия белән ике баласы — игезәкләре Нуриман һәм Азиза кала. Әтиләре хәрби хезмәткә киткәндә балаларга бер яшь тулган була. 

Мемориаль такта — Айназ Бакировның якты истәлеген авылдашлары һәм киләчәк буыннар хәтерендә саклау билгесе. Туган йортында урнаштырылган бу истәлек тактасы аның гаиләсе өчен дә, авылдашлары өчен дә кадерле хәтер урыны булып калачак.


Нет комментариев