Якташыбыз Шәнгәрәев Ленар Мәрван улы истәлегенә мемориаль такта ачылды
Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз Шәнгәрәев Ленар Мәрван улы истәлегенә мемориаль такта ачылу тантанасы узды. Чарада район җитәкчелеге, туганнары һәм авылдашлары катнашты.
Якташыбыз Шәнгәрәев Ленар Мәрван улы истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мемориаль такта ачу тантанасы узды. Ул махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгән вакытта батырларча һәлак булган.
Тантанада район башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Ул үз чыгышында егетләрнең батырлыгын һәм алар истәлеген саклауның мөһимлеген ассызыклады. «Егетләрнең хәтерен мәңгеләштерү, аларны онытмау — безнең зур бурыч», — дип билгеләп үтте ул.
Чарада шулай ук мәрхүмнең туганнары, якыннары һәм райондашлар катнашты. Алар геройның якты истәлеген искә алып, аңа ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Тантана батырларны онытмау, аларның исемен киләчәк буыннарга җиткерү кирәклеген тагын бер кат искәртте.
Батырларга мәңгелек дан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев