Иске Байсарда Данияр Гарипов истәлегенә мемориаль такта ачылды
Батырлар даны мәңгелек

Иске Байсарда Данияр Гарипов истәлегенә мемориаль такта ачылды

Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташ истәлегенә багышланган тантанада аның туганнары, авылдашлары, ветераннар һәм район вәкилләре катнашты.

Даниярның якты истәлегенә

26 сентябрьдә Иске Байсар авылында махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Данияр Фәндүс улы Гарипов (26.09.1990–30.12.2024) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы узды.Даниярның якты истәлегенә

Чарада Әфганстан, Чечня һәм махсус хәрби операция ветераннары, авылдашлар, мәрхүмнең якыннары катнашты. Район исеменнән Актаныш муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов чыгыш ясады. Ул Даниярның батырлыгын һәм аның исемен киләчәк буыннар хәтерендә саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.

— Бөек Ватан сугышы ветераннарын бүген дә хәтерлибез. Еллар узса да, без махсус хәрби операциядә башларын салган егетләребезне дә онытырга тиеш түгел. Аларның исемнәрен, батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерү — безнең төп бурычыбыз, — диде ул.

Батырлык юлы

Данияр Гарипов Иске Байсар авылында туып-үскән. Хезмәт юлын туган җирендә башлап, колхозда тракторчы-механизатор булып эшләгән.

2022 елның 28 октябрендә ул мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә китә. Хезмәт иткән чорда Данияр авыр яралана, госпитальләрдә дәвалана. Соңрак яңадан хәрби хезмәтен дәвам итә.

2024 елның 30 декабрендә Данияр Гарипов хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

Мәрхүмнең тормыш иптәше Светлана Гарипова истәлекләре белән уртаклашты. Аларның Амина исемле кызлары үсеп килә. Данияр шулай ук Светлананың беренче никахыннан булган ике баласын — Айзилә һәм Исламны да үз балаларыдай якын күреп, тәрбияләүдә катнашкан.Батырлык юлы

Исеме мәңгеләштерелде

Тантанада Даниярның якты истәлеген саклау, аның батырлыгын онытмау турында сүзләр яңгырады. Мемориаль такта туган авылында аның исемен мәңгеләштереп, киләчәк буыннарга якташыбызның тормыш юлы һәм хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы турында искә төшереп торачак.


Нет комментариев