Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Әфган сугышы батыры Рамил Хәлиулов

Сугыш...Нинди дәһшәтле сүз бу! Күпме югалтулар алып килгән ул. Күпме кеше туган якларына кайта алмыйча, сугыш кырларында ятып калган. Күпме кан түгелгән. Күпме батырлар җиңү өчен көрәшкән...

 

 

 

  Минем әниемнең абыйсы Халиулов Рамил Равил улы 1975 елның 10 октябрендә Чистай районы Яуширмә авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килгән. Яшьлек еллары туган авылында үтә. 1993 елда Качкын урта мәктәбен тәмамлый. Ә 1993 елның ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Башта Владимир өлкәсе Ковров шәһәрендә хәрби белгечлек ала, ә аннан 1994 елның декабрендә Чечен республикасы Грозный шәһәрендә дәһшәтле сугышка эләгә. Анда бик нык яралана. Озак вакытлар хәрби госпитальләрдә дәвалана. Исән-имин туган якларына кайту бәхетенә ирешә.

   Абыем авылдан читкә китеп эшли, соңыннан Минзәлә районында гаилә корып, тормыш иптәше Чәчкә исемле була, шунда гомер итәләр. Әмма сугышта алган яралары озак яшәргә ирек бирми. Кызганычка каршы, абыем 2013 елның 16 декабрендә бакыйлыкка күчә, Усы авылы зиратында җирләнә. 2022 елның 4 сентябрендә Усы авылында яшәгән йортына мемориаль такта куела. Бу эшләр Рамил абый истәлегенә, хөрмәтенә багышлап эшләнә.

  Безнең нәселдән дә шундый батыр солдатлар булган өчен мин бик горурланам.

Пучы мәктәбе укучысы Сафина Айгөл

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев