Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Әнвәр Кашапов

Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик тирән һәм куркыныч. Күпме ачы күз яшен, кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр, шомлы сүз бу! Кемнәрнең язмышына кагылмаган гына, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Сугыш ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш сүзен ишетүгә үк күз алдында янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар килеп баса.

 

  

   Әтиемнең бабасы - Кашапов Әнвәр Кашап улы 1906 елда Усы авылында, гади крестьян гаиләсендә туып үсә. Усеп җиткәч, шушы авылның Гыйләҗетдин кызы Гөлҗамал белән тормыш коралар. Сугышка кадәр ике кызлары туа. Алар колхозда эшлиләр. 1941 елда сугыш башлангач, Әнвәр бабамны сугышка алалар. Ул каты сугышларда катнашып, Курский дугасындагы сугышта каты яраланып, госпитальдә дәвалана. 1943 елда кире авылга кайта. Ул икенче группа сугыш инвалиды була. Сугыштан кайткач, тагын бер кызлары туа. Әби кыр эшләрендә эшли, бабам дәүләткә ат белән икмәк, йомырка ташый. 1950 елда уллары - минем бабам туа. 1972 елда әтием туганда бабам инде пенсиядә була. Ул әтиемне кечкенәдән үк эшкә өйрәтә. 1987 елда Усы авылында вафат була.

   Хәзерге көндә дә куркыныч сугышлар бара. Безне саклаган солдатларыбызны без хөрмәт итергә тиешбез. Чөнки илебезне саклау һәрбер кеше өчен изге бурыч булып тора.

Пучы мәктәбе укучысы Кашапова Лилия

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев