Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Батырлар даны мәңгелек

#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Газизов

Якын бабам- Габделхәй Газиз улы Газизов 1917 елда Актаныш районы Иске Богады авылында туа. 1939 елда Совет Армиясе сафларына алына.



Ул Япониягә каршы сугышта катнаша. Офицер.

Якын бабамны без оныклары да яратып "Әткәй" дип йөрттек. Әткәй “Бөек Ватан сугышы ордены”, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Туган авылына Габделхәй Газиз улы 1947 елда гына кайтып җитә. Инәкәебез Бибикәримә белән тату тормыш корып 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Без- 15 оныкларын, оныкчыкларын да бик яратып, кадерләп тәрбияләделәр. Инәкәй, "Бабагыз алай-болай булса, беренче көнне үк армиягә чакырылачак", дия иде.

Запастагы офицер Габделхәй Газизов гоемере буе Иске Богады авылында яшәп, «Коммунизмга» колхозында җаваплы вазыйфаларда хезмәт куйды, чыннан да тыныч тормышта да берничә тапкыр хәрби хезмәткә чакырыла ул.

Әткәебез бик чиста, пөхтә, вакытын беркайчан да заяга үткәрмәүче, кешеләр белән тыныч мөгамәлә корып сөйләшә белән торган, тырыш кеше булып хәтеребездә саклана.

#МойГеройМояСемья
#МойГеройМояСемья#БессмертныйПолк#БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолк2024

#МинемГеройМинемГаиләм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев