Актаныш районы судының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр
Бүген Татарстан Республикасы Актаныш район суды рәисе вазыйфасына Айнур Нәҗип улы Хаҗиев билгеләнде. Судның яңа рәисен таныштыруга багышланган тантаналы чара җитәкчелек өчен генә түгел, ә бөтен коллектив өчен истәлекле вакыйгага әверелде.
Актаныш суды коллективы күп еллар дәвамында югары дәрәҗәдәге хокукый белемлелекне генә түгел, ә иң мөһиме булган— кешелеклелек сыйфатларын саклауны да күрсәтә. Хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы, гражданнарга карата гуманлы мөнәсәбәт һәм гаделлек принципларына тугрылык — халыкның суд системасына булган ышанычының нигезе булып тора, — дип ассызыклады Айдар Фатыйх улы.
Эльмира Авзалова,
Гөлназ Нурымова,
Хәмит ЯнгировМактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнделәр.
Суд системасы тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап чыгарылган истәлекле китапларны тапшыру чараның күркәм мизгеле булды.
Тарихи хәтерне саклау һәм буыннар чылбырын ныгытуның мөһимлеген чагылдырган китапларны Айдар Галиәкбәров Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка һәм яңа суд рәисе Айнур Хаҗиевка тапшырды.
Актаныш районы судының элеккеге рәисе Хәмит Янгиров, Минзәлә районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев һәм суд системасы ветераны Зөлфия Фәйрушина үз чыгышларында калыплашкан традицияләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Алар яңа җитәкченең һөнәри тәҗрибәсе суд эшен тиешле дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирәчәгенә ышаныч белдерделәр һәм законлылыкны ныгыту юлында хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев