Актаныш районы судына яңа рәис итеп Айнур Хаҗиев билгеләнде
Бүген Актаныш район судында тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Актаныш район суды рәисе вазыйфасына Айнур Нәҗип улы Хаҗиев билгеләнде.
Вазыйфасы: Татарстан Республикасы Актаныш район суды рәисе.Туган урыны: ТАССРның Сарман районы Сарман авылы.Белеме: Югары юридик, В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты (1997–2002 еллар).Белгечлеге: Юриспруденция.Судьяның квалификация классы: Җиденче квалификация классы (2021 елның 24 феврале).Юридик һөнәр буенча стажы: 23 ел, 5 ай, 15 көн.Судьялык стажы: 10 ел, 4 ай, 17 көн.Билгеләнү документы: Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 16 февралендәге № 93 санлы Указы.
Хезмәт биографиясе
- 28.08.2002 — 22.09.2003: Нурлат шәһәре прокуратурасы тикшерүчесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы
- 23.09.2003 — 19.07.2005: Нурлат шәһәре прокуратурасының өлкән тикшерүчесе
- 20.07.2005 — 01.06.2014: Сарман районы прокуроры урынбасары
- 02.06.2014 — 25.09.2015: Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы
- 30.09.2015 — 26.02.2026: Татарстан Республикасы Сарман суд районының 1 нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы
Айдар Фатыйх улы үз чыгышында Актаныш районы суды коллективының озак еллар нәтиҗәле эшчәнлек алып баруын, халык мәнфәгатьләренә игътибар белән карауларын һәм һәр кешегә карата гуманлы мөнәсәбәттә булуыларын ассызыклады.
Чара барышында шулай ук бер төркем хезмәткәрләр- Актаныш районы судында озак еллар эшләүчеләр Эльмира Авзаловага,

Гөлназ Нурымовага һәм Хәмит Янгировка
намуслы хезмәтләре өчен Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Җитәкчеләр Суд системасы тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына нәшер ителгән китапларга ия булды.
Тантаналы чарада катнашучы Актаныш районы судын озак еллар җитәкләгән Хәмит Янгиров, Минзәлә районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Исмәгыйлев
һәм суд системасында зур тәҗрибәгә ия Зөлфия Фәйрушина яңа билгеләнгән рәис Айнур Хаҗиевны котлап алга таба бердәм булып, үзара тыгыз хезмәттәшлектә һәм гаделлек принципларына таянып эшләргә әзер булуларын әйттеләр.
Айнур Нәҗип улының бу җаваплы вазифада уңышларга ирешәчәгенә зур ышаныч белдерделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев