Актаныш

Актаныш районы

16+
Бәхет кошы — хезмәттә

Якташыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Якташыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирза- Илфак Ибраһимов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Әлеге бүләк Илфак Мирза улына Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасын ачу тантанасында- ТР Мәдәният министрлыгының еллык коллегиясе кысаларында тапшырылды.

Якташыбыз, Актанышта яшәп иҗат итүче Габдулла Тукай премиясе лауреаты Мөхәммәт Мирзага «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален Россия мәдәният министры Ольга Любимова белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Хөрмәтле Илфак Мирза улын яңадан-яңа уңышлары белән тәбрик итәбез! Иҗат чишмәгезнең суын саектырмыйча, алга таба да укучыларыгызны берсеннән-берсе мавыктыргыч әсәрләрегез белән сөендереп торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев