Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Белдерүләр

Әҗәкүл авылында X төбәкара ачык шахмат турниры узачак

18 июльдә Актаныш районының Әҗәкүл авылында Илгизәр Могътазиров истәлегенә багышланган X төбәкара ачык шахмат турниры узачак. Спорт бәйрәме төрле яшьтәге шахмат сөючеләрне бер мәйданга җыячак.

18 июль көнне Әҗәкүл авылының Сабантуй мәйданында якташыбыз Илгизәр Могътазиров истәлегенә багышланган X төбәкара ачык шахмат турниры үтә.

Турнир Халыкара шахмат көне, Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында оештырыла.

Ярышлар иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана. Турнирда төрле яшь категорияләрендәге балалар, яшүсмерләр, олылар һәм ветераннар катнаша ала.

Чара Актаныш районының Әҗәкүл авылы Сабантуй мәйданында узачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (927) 041-98-58 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев