Бу чир йорттагы эттән йога
Токсокароз ул. Бу чир йорттагы эттән йога. Сак булыгыз. Чирләү очраклары көнкүрештә еш теркәлгәне билгеле.
- «Роспотребнадзор» белгечләре әйтүенчә, бу очраклар кешеләрнең йортта торган этләргә кул белән кагылуы һәм кулларын юмауларына бәйле килеп чыккан.
- Паразитлар кешенең эчке органнарын һәм күзләрен заралый. Чир озак үтә һәм беткәндәй тоелганда кире кабатлана.
- Этне сыйпаганнан соң, кулларны юарга кирәк, чөнки паразитлар хайваннарның йонында яши- шулай «Роспотребнадзор» белгечләре кисәтә. сак булыгыз. Эткә кагылу белән кулны юарга — кагыйдә итеп тотыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев