Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Белгеч киңәше

Бүген һава температурасы көндез +31, +36 градуска кадәр күтәреләчәк

Бүген Татарстанда явым-төшем көтелми. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, һава температурасы көндез +31, урыны белән +36 градуска кадәр күтәреләчәк

Бүген Татарстанда явым-төшем көтелми. ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, һава температурасы көндез +31, урыны белән +36 градуска кадәр күтәреләчәк...

Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан, тизлеге 3-8 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр көтелә.

 

Менә эсселектән котылырга ярдәм итүче берничә киңәш:

Туклану. Эсседә бал һәм май кебек эчтән җылытучы ризыклар ашарга киңәш ителми.Сыеклык кабул итүне арттырырга тырышыгыз. Эсседә тирләүнең көчәйүе аркасында организмда су балансы бозыла, шуңа күрә көненә 3,5 литрдан да ким булмаган сыеклык эчәргә кирәк.

Кием. Ачык табигый тукымалар киемен киегез.

Су процедуралары. Әгәр дә сезнең су коену мөмкинлеге булмаса, җилкәгезгә дымлы яулык куегыз, тукыма кипкәннән соң кулларыгызны һәм йөзегезне дымлы сөлге белән сөртегез, процедураны кабатлагыз.

Баш киеме. Кояшта һәрвакыт баш киеме киеп йөрергә кирәк.

Әгәр эсселектән хәлегез китсә, ашыгыч ярдәмгә 03 яки 112 номеры буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Актаныш-информ"