Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

«Ак күгәрчен» хәйрия концертыннан кергән акчалар авыр яралыларга медикаментлар алу өчен тотылачак (фотолар, видео)

Бүген сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат коллективы СВОдагы егетләргә ярдәм йөзеннән «Ак күгәрчен» дип исемләнгән хәйрия концерты оештырды. Махсус хәрби операция башланганнан бирле гимназия якташларыбызга атап бишенче тапкыр гуманитар ярдәм озата.

Укучылар һәм укытучылар,ата-аналар ике сәгатькә якын тамашачыларга патриотик эчтәлектәге бик матур, күңелдә тирән тәэсирләр калдыра торган тамаша әзерләгәннәр.

Гимназиянең театр түгәрәгенә йөрүче укучылары ике кисәктән торган спектакль күрсәтте, 

аннан соң гимназистларның җырлары, биюләре укытучыларыныкы белән бергә үрелеп барды.

"Ак күгәрчен" тамашасын махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләребез дә карады. Соңыннан алар тәэсирләре белән уртаклашырга район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, гимназия директоры Венера Хәева һәм районыбызда гуманитар ярдәм системасын оештырып җибәреп хәзергәчә ныклы куллары белән тотып торучы Гөлинә Иделбаева, волонтер Гөлинә белән сәхнәгә күтәрелде.

СВО ветераны Илсур Зәкиев гимназия коллективына искиткеч эчтәлекле концертлары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Үзе иҗат иткән тематик шигырьләрен укыды.

Дилбәр Миркасыйм кызы бу концертның укучылар өчен тәрбияви яктан зур мәгънәгә ия икәнлеген әйтте. Экранда барган вакыйгалар, сугыш чоры кадрлары,  солдатларны хәрби операциягә озату мизгелләре- барысы да концертның эчтәлеген тагы да баетып тынычлыкның кыйммәте турында сөйли.

- 1945 нче елда да безнең илебез фашист илбасарларын җиңеп чыкты. Хәзергесендә дә җиңү безнең якта булачак!,- дип үзенең чыгышын тәмамлады Дилбәр Әнвәрова.

Венера Хәммәтнәсыйх кызы гимназия коллективының бишенче тапкыр гуманитар ярдәм җыеп егетләргә озатуын хәбәр итте. 

- Укытучылар премия алу белән аның бер өлешенә медикаментлар сатып алып җибәрәбез. Узган ел без Кырымның Севастополь шәһәренә яралы солдатларны дәвалау өчен җибәрдек. Быел 30 000 сум акча җыйдык. Бүгенге концерттан әти-әниләрдән 19 650 сум акча керде. Әлеге акчаларны СВОдан кайткан авыр яралыларга дарулар алырга юллыйбыз,- дип Венера Хәева бүгенге хәйрия акциясенә йомгак ясады. 

Районыбызда СВОдагы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыела башлагач, беренче булып халык китергән әйберләрне сакларга гимназиянең интернаттагы бүлмәләренә куеп тордылар. Димәк, гимназиябез волонтерлык башында торучы коллектив та әле ул.

Бу хакта волонтер кызларыбыз  да кат-кат искәртеп бергәлекнең, бердәмлекнең зур көч булуына басым ясадылар.

 

heroes-tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев