Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Бердәм булып тавыш бирик: Иске Кормаштан Әскәровларның кар сыннары республикакүләм Яңа ел бизәлеше конкурсында 21нче сан белән билгеләнгән

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән республикакүләм «Ә безнең ишегалдында...» дигән Яңа ел бизәлеше конкурсы игълан итте. Әлеге зур бәйгедә Актаныш районының Иске Кормаш авылында яшәүче Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровлар да катнаша. Аларның эшләре бәйгедә 21 нче сан белән билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы оештырган республикакүләм Яңа ел бизәлеше конкурсында Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровлар беренче ел гына катнашмый. Ничә еллар рәттән алар кардан сыннар ясап авылдашларына, күрше-тирә районнарда яшәүче матурлык яратучы халкыбызга кеше кулы белән сәнгати гүзәл әверелешләр ясап сокландырып килделәр. 

Быел ирле-хатынлы Әскәровлар  кар сыннарын тематик эчтәлектә гәүдәләндерделәр. Биредә әкияти Яңа ел геройлары белән беррәттән махсус хәрби операциядәге солдатларны дәвалаучы госпитальләргә багышлап "Җиңү дугасы" сыны, күренекле якташыбыз, рәссам Васил Маликов турында постамент, элек-электән авылларда яшәү чыганагы булган ап-ак мич, чылбырлы кое һәм башка кар скульптуралары бар. Авыл җирлекләренең Яңа елга бизәлешен бәяләү барышында Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев Тәрҗимә һәм Данияр Әскәровларга олы рәхмәтләрен белдерде. Инде әлеге конкурста да якташларыбыз лаеклы җиңүгә ирешергә тиешләр.

Ә без аларга, хөрмәтле дуслар, үз тавышларыбыз белән теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итик!  Тавыш бирү 23-29 гыйнвар аралыгында уза. 31 гыйнварда иң күп тавыш җыйган 3 җиңүчене беләчәкбез.

 Кабат исегезгә төшерәбез- Әскәровларның иҗат эшләре 21 нче сан астында билгеләнгән.

Тавыш бирү өчен сылтама шушы- https://www.tatar-inform.ru/news/drakony-zaicy-i-sneznye-tanki-golosuite-za-lucsii-zimnii-dvor-v-tatarstane-5933138

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев