Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Без бергә: Чуракай мәктәбе укучыларының хәйрия концертында 23345 сум акча җыелган

Чуракай мәктәбе укучылары мобилизациядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән авылдашларына концерт программасы тәкъдим итте. Концерт башланыр мәдәният йорты фойесында алдыннан ярминкә оештырылды.

2 декабрьдә Чуракайның җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле балалары авылдашларына, шимбә- якшәмбе ялларына кайткан кунакларга үзләренең иҗади таланларын күрсәтте. Концерт башланыр алдыннан ярминкә оештырылды.

Мәдәният йортына балаларның чыгышларын карарга килгән тамашачылар укучыларның үз куллары  белән ясаган әйберләрен, әти-әниләре белән иҗат иткән эшләнмәләрен, тәмле, татлы ризыкларын сатып алдылар. 

Ярминкәдән һәм концерттан кергән акчаларның барысы да махсус хәрби операциядәге егетләргә булышу өчен тотылачак.

Чуракайда туып-үскән, шушы мәктәптә укыган, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Энҗе Шәмсунова махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм оештырылачагын белгәч, 5 мең сум акча күчерә.

Шулай итеп Чуракай мәктәбе оештырган хәйрия чарасыннан  23345 сум акча җыелган. Бүген мәктәп директоры Дилбәр Нәбиева әлеге ярдәмне "Без- бергә!" волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Гөлинә Иделбаевага тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев