Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Бүген районыбызда «Без бергә!» хәйрия концерты уза

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уза.

 

 

"Без бергә!" концерт төркеме 2023 елда оешкан иде, артистларыбыз районыбызның бик күп авылларында хәйрия чаралары уздырды. Аларга авыллардагы мәдәният хезмәткәрләре дә кушылды. 

Бүген исә хәйрия концертында мәктәп укучылары катнашты. Балалар сәнгать мәктәбе, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, Актанышның икенче санлы, Пучы һәм башка мәктәпләрдән килгән укучыларның җырларын һәм биюләрен тамашачы сагынган, профессиональ дәрәҗәдә башкарылган чыгышларны озаклап алкышладылар. 

 

"Шурави" әфганчы ветераннар оешмасының вокаль ансамбле бүгенге концертка аеруча да патриотик төсмер өстәде. 

Концертта махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан геройларыбыз да бар иде. Алып баручы Рөстәм Мусин илебез азатлыгы өчен районыбызда туып-үскән ничәмә-ничәмә буын ир-егетләрнең илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшүен билгеләп узды. Бөек Ватан сугышы, Әфган һәм Чечня сугышларын инде онытып бара идек. Әмма кайчандыр бабайларыбыз фашист илбасарларыннан азат иткән территориядә янә неонацизм тарафдарлары баш күтәрде. Актаныш районыннан, тамырлары Актаныштан булган 16 егетебез илебез мәнфәгатьләрен яклап әлеге яуда башларын салды. Аларның рәсемнәре бер-бер артлы сәхнә экранында күрсәтелде. Батырларыбызны бер минут искә алганнан соң Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәнов егетләребезгә изге дога сүзләрен багышлады. 

Районыбызның иң олы сәхнәсендә "Без бергә!" концерты дәвам итә. Алга таба безнең сайтыбызда әлеге чара турында тагы да яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев