Чалманарат хатын-кызлары алгы сызыктагы сугышчыларга маскировка челтәрләре үреп озатты
Чалманарат авыл җирлеге халкы махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга һәртөрле ярдәм оештыра. Бигрәк тә хатын-кызлар нык тырыша.
Җирлекнең барлык авылларыннан да төрле һөнәр ияләре, лаеклы ялдагы хатын-кызлар мәдәният йортына маскировка челтәрләре үрергә йөриләр. Әлеге эшнең башында мәдәният йорты директоры Ләйсән Мөхәммәтова тора. Сәнгать җитәкчесе Венера Гыйльманова, Китапханәче Айгөл Вәҗиева да бик активлар, авылдашларын әлеге изге эшкә үтемле итеп чакыра беләләр, үзләре дә тырышып эшлиләр. Япманы үрү өчен кыса - станокны Венера Гыйльманованың ире Ренат ясап биргән.
Авылдашлар Зәйнәп Адиева, Гөлгенә Бәдертдинова, Дилә Бәдертдинова, Фәйрүзә Гыйльманова сетка үрергә көн саен килгәннәр. Калмаш авылыннан Альбина Исламова, Гөлфинә Кашапова, Гөлсәнә Сәлахова, Шәбездән Миләүшә һәм Рәзилә Хөснияровалар да бер көн дә калмый өмәгә йөргәннәр.
Берничә көн Илсөяр Таҗиева, Лениза Басыйрова, Земфира Гәрәева да булышалар. Көзге каникул вакытында мәктәп балалары да изге эшкә кушылган.

Сетка үрергә материалны Актаныштагы балалар иҗат үзәгендә урнашкан «Актаныш» волонтерлар хәрәктеннән алып кайталар, Чаллыдан да кайтарталар. Ничек тә үзләреннән җиңү өчен өлеш кертергә омтыла Чалманарат хатын-кызлары.
Авылдашларның бик күбесенең якыннары махсус хәрби операциядә катнаша. Ләйсән Мөхәммәтованың улы Шәүкәт апасы Гөлинә Иделбаева белән махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк волонтерлык хәрәкәтендә эшләде. Соңыннан контракт төзеп сугышка китте. Кызганычка каршы, Шәүкәт Әминов батырларча вафат булды. Альбина Исламованың сеңелесенең улы сугышта неонацизмга каршы көрәшә. Рәзилә Хөсниярованың улы Илдар махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булды. Ләйсән Мөхәммәтова отпускага кайткан авылдашлар белән очрашулар оештырулары турында әйтте.

Безнең җирлектән Руслан Гайсин Руслан белән Артур Ризванов хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә. Әле күптән түгел, Артур отпускага кайткач, очрашуга чакырдык, мәдәният хезмәткәрләре бергәләшеп күчтәнәч әзерләдек, анда сугышчыларга кирәкле носки, тушенка, сгущенка, чәкчәкләр салдык, – ди Ләйсән апа.
Яңа Кормаш, Татар Ямалысы, Татар Суыксуы, Мәсәде, Бурсык, Такталачык, Чалманарат китапханәчеләре узган ел Әниләр көне алдыннан махсус хәрби операциядәге сугышчыларга, аларның әниләренә багышлап тематик кичәләр оештырган иде. Быел да әлеге традицияне дә дәвам иткәннәр. Чалманарат мәдәният хезмәткәрләре Яңа Кормашта авылындагы очрашуда катнашып кайтканнар, чиратлап башка авылларда да әниләрне олыларга уйлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев