Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Район мәктәпләре укучылары «Без-бергә!» хәйрия концертының бизәге булдылар (фото, видео)

Районыбызда оештырылган «Без-бергә!» хәйрия концерты актанышлыларның никадәр бердәм һәм ярдәмчел, игелекле халык икәнлегебезне күрсәтте.

«Без-бергә!» хәйрия концертында волонтер артистларыбыз белән бергә

сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары , Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре , Пучы мәктәбененең иҗат коллективлары катнашты. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең җыр һәм бию ансамбльләре үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

Актанышның икенче санлы мәктәбендә "Лачыннар" вокаль ансамбле- районыбызның гына түгел, республикабыз горурлыгы. "Без-бергә!" хәйрия концертында төрле конкурсларда җиңгән егетләребез тамашачылар күңелен сәхнәгә аяк басу белән үк яулап алдылар. Патриотик рухтагы җырлары белән якыннарын махсус хәрби операциягә озаткан апа-абыйларының күңелен күтәреп, җиңүгә рухландырып җибәрделәр. 

Актанышның икенче санлы мәктәбе директоры Илназ Шәрипов уку йортында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә багышлап бик күп гуманитар ярдәм чаралары оештырылуын билгеләп үтте. 

- Әлеге концертта безнең "Яңа буын" инструменталь ансамбле дә чыгыш ясады. Мәктәптә исә хәйрия йөзеннән ярминкәләр үткәрдек. Анда укучылар, аларның әти-әниләре актив катнашты. Ярминкәдә гуманитар ярдәм өчен махсус тартма куйган идек. Укытучылар да бу гамәлгә үз өлешләрен керттеләр. Укучылар махсус хәрби операциядәге егетләргә хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар,- ди  Илназ Илшат улы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев